Гыйбадуллина Лилия Фаис кызы

Шагыйрә, Халыкара «Бэлла» премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы

Гыйбадуллина Лилия Фаис кызы 1987 елның 22 мартында Актаныш районы Әҗмәт авылында туа. Авыл мәктәбеннән соң язмыш аны Казан дәүләт университетының татар философиясе һәм тарихы факультетына алып килә. Студент елларында университетның “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша.

Лилия Гыйбадуллинаның иҗат җимешләре Татарстанның «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», Башкортстанның «Тулпар», «Шоңкар», «Йәшлек» кебек газета-җурналларында даими басылып килә.

Лилия Фаис кызы «Иделем акчарлагы – 2003» конкурсында Гран-при яулый, «Шигьри Сабантуй – 2004» бәйгесендә беренче урынга лаек була, халыкара Бэлла премиясе лауреаты.

2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы. 2021 елдан башлап «Мәйдан» журналының әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкара. 

Мин бәхетне күрәм: шигырьләр. – Казан, 2004. Тынлык кайтавазы шигырьләр. – Казан, 2010.
«Сөрән» («Зов») (2021).

Библиография

Заһидуллина, Дания.  Лилия Гыйбадуллина. Шигърият / Д. Заһидуллина // Казан утлары. – 2018. – № 5(1147). – Б. 143-144.

«Тукай премиясе алучының яше мөһим түгел»/ Лилия Гыйбадуллина [белән әңгәмә]; [әңгәмәдәш] Р. Юсупова // Шәһри Чаллы . – 2022. – 1 апрель (№22). – С. 4-5

Гыйбадуллина, Лилия. Дөньяны Копченый шикелле кешеләр тота / Л. Гыйбадуллина; [әңгәмәдәш] А. Имамова. – Текст : турыдан-туры, электрон // Шәһри Чаллы. – 2022. – №54 (29 июль). – Б. 4. – URL: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/liliyagyybadullina-dnyany-kopchenyy-shikelle-keshelr-tota (Чыгу вакыты: 22.07.2022)